Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(1-16):

     БЕРЕНЧЕ ДӘВА: Әй бичара хаста! Кайгырма, сабыр ит. Синең хасталы­гың сиңа кайгы түгел, бәлки бер төр дәрмандыр (дәва). Чөнки, гомер бер капиталдыр, китәдер. Җимеше булмаса, әрәм китәр. Һәм, рәхәт һәм гафләттә булса, бик тиз үтәр. Хасталык синең ул капиталыңны бөек файдалар белән җимешле итә. Һәм гомернең тиз узуына юл куймый, тота, озын итә.. җимешләрен биргәннән соң гына, калдырып китсен. Шулай итеп, гомернең хасталык белән озын булу­ына ишарәт иткән: "Бәла заманы бик озындыр, кәеф заманы бик кыскадыр" дигән бу мәкаль телләрдә дастан булып йөридер.

 

     ИКЕНЧЕ ДӘВА: Әй сабырсыз хаста! Сабыр ит, өстәп әле шөкер дә ит. Синең бу хасталыгың гомер минутларын берәр сәгать гыйбадәт хөкеменә китерә алыр. Чөнки, гыйбадәт ике төрледер. Бе­рсе уңай гыйбадәттер ки: намаз, дога кебек мәгълүм гыйбадәт­ләрдер. Икенчесе тискәре гыйбадәтләрдер ки: бәлагә дучар булган кеше хасталыклар, бәла-казалар аша гаҗизлеген, зә­гыйфьлеген хис итәр. Халик-ы Рәхименә сыеныр, ялварыр. Ихласлы, риясыз мәгънәви бер гыйбадәткә ирешер. Әйе, хасталык белән үткән бер гомер, Аллаһыдан зарланмау шарты белән, мөэмин өчен гыйбадәт саналуына сахих (тугры) риваять бардыр. Хәтта кайбер сабыр һәм шөкер итүче хасталарның бер минутлык чире, бер сәгать гыйбадәт хө­кеменә күчүе һәм кайбер камил ке­шеләрнең бер минуты бер көн гыйбадәт хөкеменә күчүе, сахих рива­ять һәм ышанычлы кәшефләр белән исбатланган. Синең бер минутлык гомерең­не мең минут хөкеменә китереп, сиңа озын гомер казандырган хасталыктан шикаять түгел, шөкер ит.

 
      ӨЧЕНЧЕ ДӘВА: Әй түземсез хаста! Инсанның бу дөньяга кәеф сөрү һәм ләззәт алу өчен килмәвенә, дәвамлы килгәннәрнең китүе, яшьләрнең картаюы һәм, даими юк булу белән аерылу эчендә торуы ачык бер дәлилдер. Инсан, җан ияләренең иң камиле, иң бөеге һәм җиһазлары (акыл, күз, колак, кальб, тел һ.б.) ягыннан иң бае, бәлки җан ияләренең солтаны хөкемендәдер; үткән ләззәтләрне һәм киләчәк бәлаләрне уйлавы аркасында, хай­ван белән чагыштырганда иң түбән бер дәрәҗәдә, фәкать кайгылы, мәшә­катьле бер тормыш кичерә. Димәк, кеше бу дөньяга бары тик гүзәл яшәү өчен, рәхәт һәм кәеф белән гомер кичерү өчен килмәгәндер. Бәлки кулында бөек капитал булган кеше, монда сәүдә белән мәңгелек, даими бер тормышның бәхете өчен тырышырга килгәндер. Аның кулына бирелгән капитал да - гомердер. Әгәр хасталык булмаса, сихәтлек һәм сәламәтлек гафләт бирер, дөньяны хуш күрсәтер.. Ахирәтне оныттырыр... Каберне һәм үлемне исенә төшерергә теләми... Гомер капиталын нәфес һәм һәвәскә, буш нәрсәләргә сарыф иттерер. Хасталык исә, кинәт күзен ачтырыр. Вөҗүденә (барлыгына) һәм гәүдәсенә әйтер ки: "Үлемсез тугелсең, буш түгелсен, бер вазифаң бар.

 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi